ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

«КамАЗ» белән «Даймлер КамАЗ рус» арасында инвестконтракт имзаланды

25 май 2018, 14:12 , Фото: tatarstan.ru

«КамАЗ» белән «Даймлер КамАЗ рус» арасында инвестконтракт имзаланды Контракт «КамАЗ» белән «Даймлер»ның уртак заводында яңа кабина каркаслары җитештерүне үстерүгә юнәлгән.

(Казан, 25 май, "Татар-информ"). Бүген Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында «КамАЗ» ГАҖ белән «Даймлер КамАЗ рус» ҖЧҖ арасында махсус инвестицион контракт имзаланды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Документка Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чаллы шәһәре мэры Наиль Мәһдиев һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин кул куйды, диелгән әлеге хәбәрдә.

Контракт «КАМАЗ» белән «ДАЙМЛЕР»ның уртак заводында яңа кабина каркаслары җитештерүне үстерүгә юнәлгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10