ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр
Татарстан әниләрен эшмәкәрлек нигезләренә бушлай укытачаклар
18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Варшавада татар кухнясы көннәрендә чәкчәк пешерергә өйрәтәчәкләр
Чиләбедә Татар халык театры яңадан эшли башлады

Рәсми Татарстан

Р.Миңнеханов һәм А.Миллер инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзалады

25 май 2018, 14:42 , Фото: tatarstan.ru

Р.Миңнеханов һәм А.Миллер инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзалады "Газпром"га әлеге тема буенча тәҗрибә-конструкторлык эшен хәзерге вакытта Иннополис университеты башкара.

(Казан, 25 май, "Татар-информ"). Бүген Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Газпром" ГАҖ Идарәсе Рәисе Алексей Миллер инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Документта 1D һәм 3D геомеханик модельләр ясау өчен төгәллеге югары дәрәҗәдә булган хисап методларын эшләү һәм математик нигезләү буенча инновацион проектны гамәлгә ашыру кысаларында яклар багланышын билгели. "Газпром"га әлеге тема буенча тәҗрибә-конструкторлык эшен хәзерге вакытта Иннополис университеты башкара.

Килешү буенча проектта катнашырга теләгән Россиядәге нефть-газ өлкәсе компанияләрен җәлеп итү карала.

Документ 2016 елда имзаланган "Газпром" ГАҖ белән Татарстан Республикасы арасындагы фәнни-техник хезмәттәшлек турындагы килешүне дәвам итү максатыннан имзаланды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10