ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр
Татарстан әниләрен эшмәкәрлек нигезләренә бушлай укытачаклар
18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Варшавада татар кухнясы көннәрендә чәкчәк пешерергә өйрәтәчәкләр
Чиләбедә Татар халык театры яңадан эшли башлады

Икътисад

Голикова пенсия реформасының якынча вакытын әйтте

25 май 2018, 15:04

Системага үзгәрешләр кертү ихтыяҗы күптән туган дип исәпли Татьяна Голикова.

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Россия вице-премьеры Татьяна Голикова Россиядә пенсия реформасы якынча кайчан булачагын әйткән. Бу турыда «Известия» хәбәр итте.

«Ниндидер үзгәрешләр, мөгаен, 2019 елда кертелер. Башка үзгәрешләр дәвам ителер. Шуңа күрә, белгәнегезчә, пенсия системасы күпкырлы, анда төрле темалар бар. Гадәти пенсияләр темасы, пенсия яше темасы, алдан пенсиягә чыгу темасы һәм башкалар», — дигән Голикова.

Аның сүзләренчә, системага үзгәрешләр кертү ихтыяҗы күптән туган.

«Мин аны пенсия яшен арттыру дип атамас идем. Мин аны социаль иминият системасы реформасы дип әйтер идем. „Реформа“ бик зур сүздер, тик бу системага үзгәрешләр кертү кирәклеге аермачык», — диде вице-премьер.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10