ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Төрки телле илләрдә пешекчеләр азык-төлек куркынычсызлыгы буенча онлайн-курслар үтә

25 май 2018, 18:41 , Фото: Салават Камалетдинов

Төрки телле илләрдә пешекчеләр азык-төлек куркынычсызлыгы буенча онлайн-курслар үтә Программаның максаты – “фуд- сервис” базарында азык продуктлары сыйфатын тәэмин итү.

(Казан, 25 май, “Татар-информ”). Төрки телле илләр, Төркиядән үрнәк алып, булачак шеф-поварлар өчен һәм азык-төлек куркынычсызлыгы буенча “Ышанычлы куллар” (Güvenilir Eller) онлайн-курслар программасын гамәлгә ашыруга керештеләр. Бу хакта “Анадолу” агентлыгы хәбәр итә.

Программаның максаты – “фуд- сервис” базарында азык продуктлары куркынычсызлыгын тәэмин итү.

2018 елдан башлап, ел саен төрки телле дәүләтләрнең гастрономия һәм кулинария сәнгате факультетының барлык студентлары “Ышанычлы куллар” программасы сертификатын ала.

  • Төркиядә "Güvenilir Eller" программасы 2016 елда гамәлгә ашырылган. Бу - азык-төлек куркынычсызлыгы буенча беренче һәм бердәнбер онлайн-курслар программасы.
  • Төркиядә хәзергә кадәр бу онлайн-курсларны 28 меңнән артык шеф-повар узган. Программа кысаларында шеф-поварлар азык продуктлары куркынычсызлыгы турында төп мәгълүматны үзләштерәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10