ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Бангладеш Премьер-министры рохинья мөселманнарын кире Мьянмага кайтарырга өнди

25 май 2018, 19:04

Мөселманнарны Араканга кайтарту өчен, бөтен дөнья Мьянмага басым ясарга тиеш, - дип билгеләп үтте Бангладеш Хөкүмәте җитәкчесе.

(Казан, 25 май, “Татар-информ”). Бангладеш Премьер-министры шәех Хасина Дөньяви бергәлекне Мьянмага басым ясарга өнди. Көч куллану һәм басым ясау күрше илгә качкан йөзәр меңләгән мөселманны Аракан штатына кайтаруны тәэмин итү өчен кирәк. Бу хакта "Анадолу" агентлыгы хәбәр итә.

Һиндстанда Висва-Бхарати университетында чыгыш ясаганда, Бангладеш Хөкүмәте җитәкчесе: "Мьянма көнбатышында яшәүче мөселманнар өчен Бангладеш үз ишекләрен ачты, әмма бу мөселманнар Мьянмага кайтырга тиеш", - дип белдерде.

“Мөселманнарны Араканга кайтарту өчен, бөтен дөнья Мьянмага басым ясарга тиеш”, - дип билгеләп үтте шәех Хасина.

  • БМО мәгълүматлары буенча, 2017 елның 25 августыннан Аракан штатыннан 700 меңнән артык мөселман Бангладешка качарга мәҗбүр булган.

Халыкара хокук яклау оешмалары спутниктан төшерелгән фото тараткан, анда Араканда мөселманнар яши торган йөзләгән авылга ут төртүләре күренгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10