ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дөнья чемпионатында Казанда чыгыш ясарга тиешле бер башкаручы да катнашудан баш тартмаган
Республика клиник хастаханәсе хезмәткәрләре «Татмедиа» басмаларына язылды
1535 педагог Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы грантларына дәгъва кыла
Иран җанатары Казанда дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә Болгар ханы сыеннан авыз итте
Татарстан синоптиклары шторм турында кисәтү таратты

Мәдәният

"Нәүрүз" театраль-белем бирү форумында Достоевский әсәрләре буенча спектакль куела

25 май 2018, 19:29 , Фото: http://mincult.tatarstan.ru

28 май- 3 июньдә Казанда "Нәүрүз" V Халыкара театраль-белем бирү форумы уза.

(Казан, 25 май, “Татар-информ”). 28 майдан 3 июньгә кадәр Казанда "Нәүрүз" V Халыкара театраль-белем бирү форумы уза. Форумның иң югары ноктасы булара, Ф.М.Достоевский әсәрләре буенча Колумбия режиссеры Алехандро Гонзалес Пуче куелышында "Чернобыльский идиот" спектакле күрсәтелә. Бу хакта Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • “Нәүрүз” форумы – “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале химаясе астында үтә торган, белем бирүгә нигезләнгән проект. Быелгы форум театраль текстка багышлана – “Спектакль - текст буларак. Музыка - спектакльнең тексты буларак. Рәссам тексты – спектакльнең образы”.

Германиядән килгән танылган педагог Юрий Альшиц "Шаман карашы" театр лабораториясен уздыра. Форум кысаларында Россия һәм чит илләрдән килгән әйдәп баручы белгечләр театр сәнгатенең актуаль сораулары буенча тренинглар, мастер-класслар, семинарлар үткәрәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10