ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр
Татарстан әниләрен эшмәкәрлек нигезләренә бушлай укытачаклар
18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Варшавада татар кухнясы көннәрендә чәкчәк пешерергә өйрәтәчәкләр
Чиләбедә Татар халык театры яңадан эшли башлады

Спорт

Социаль челтәрдә 2018 елгы Дөнья чемпионатының гимны тәкъдим ителде

25 май 2018, 20:35

Live It Up композициясенең авторы - Америка җырчысы Ники Джем, продюсеры – америкалы Diplo.

(Казан, 25 май, “Татар-информ”). YouTub-каналда футбол буенча Дөнья чемпионатының гимны тәкъдим ителде. Live It Up композициясенең авторы - Америка җырчысы Ники Джем, продюсеры – америкалы Diplo. Композиция рус теленә “Жить по полной” дип тәрҗемә ителә.

Җырны бөтен дөньяга танылган актер, хип-хоп-башкаручы Уилл Смит, Ники Джем һәм албан җырчысы Эра Истрефи башкара. Клипның рәсми версиясе 7 июньдә чыгачак. Шулай ук Смит, Джем һәм Истрефи 15 июльдә Мәскәүнең “Лужники”стадионында Чемпионатның финал матчы алдыннан чыгыш ясаячак.

Актер Уилл Смит Дөнья чемпионатында чыгыш ясауның аның өчен горурлык булуын билгеләп үтте. Артист сүзләренчә, бу зур вакыйга бөтен дөньядагы кешеләрне берләштерәчәк.

  • Ярышлар матчлары 14 июньнән 15 июльгә кадәр Россиянең 11 шәһәрендә узачак. Алар - Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Саранск, Ростове-на-Дону, Сочи, Казан, Калининград, Волгоград, Түбән Новгород һәм Екатеринбург.

Казанның «Прогульщики» рок төркеме 2018 елгы Чемпионат гимнының үз вариантларын тәкъдим итте.   


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10