ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Әлмәт колониясендәге янгынның гомуми мәйданы якынча 2 мең кв. метр тирәсе

25 май 2018, 20:20 , Фото: соцсети

Әлмәт колониясендәге янгынның гомуми мәйданы якынча 2 мең кв. метр тирәсе Әлмәт янгын сүндерү хезмәте һәм колониядәгеләр ярдәме белән хәзерге вакытта янгынның көчәеп китү куркынычы туктатылган.

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Әлмәт колониясендә агач цехында чыккан янгынның гомуми мәйданы 2 мең кв.м тирәсе, дип хәбәр итте “Татар-информ”га Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең матбугат үзәге.

Янгын турында 18.30 сәгать тирәсендә билгеле булды. Элегрәк “Татар-информ”, ТАССка сылтама белән, Әлмәтнең 8нче төзәтү колониясендә янгын чыгуын хәбәр иткән иде.

Әлмәт янгын сүндерү хезмәте һәм колониядәгеләр ярдәме белән хәзерге вакытта янгынның көчәеп китүе туктатылган.

Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, янгында зыян күрүчеләр юк. Янгынның сәбәпләре һәм килгән матди зыян күләме соңрак билгеләнәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10