ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Республика клиник хастаханәсе хезмәткәрләре «Татмедиа» басмаларына язылды
1535 педагог Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы грантларына дәгъва кыла
Иран җанатары Казанда дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә Болгар ханы сыеннан авыз итте
Татарстан синоптиклары шторм турында кисәтү таратты
Оештыручылар VI Мөселман яшьләре форумына әзерләнә башлады

Рәсми Татарстан

Р.Миңнеханов 2018 елгы Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты

25 май 2018, 20:56

Владимир Путин чыгышында билгеләгәнчә, халыкара сәяси, икътисадый, сәүдә мөнәсәбәтләре системасының катлаулы чорында формаль булмаган аралашу мөһим.

(Казан, 25 май, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елгы Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты.

Пленар утырышта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Франция Президенты Эммануэль Макрон, Япония Премьер-министры Синдзо Абэ, Халыкара валюта фонды директор-җаваплы оештыручысы Кристин Лагард һәм Кытай Халык Республикасы Рәисе урынбасары Ван Цишань чыгыш ясадылар.

Владимир Путин чыгышында билгеләгәнчә, халыкара сәяси, икътисадый, сәүдә мөнәсәбәтләре системасының катлаулы чорында дискуссия, формаль булмаган диалог бүген бик мөһим.

"Дөнья икътисады үсешенең сыйфаты, характеры һәм тизлеге күпчелек очракта күптән түгел күз алдына да китерә алмаслык кешеләрнең яңа компетенцияләрен һәм белемнәрен, алдынгы технологияләрне һәм коммуникацияләрне билгели. Шул үсеш факторларын нәтиҗәле куллана алучылар  икътисадта, социаль өлкәдә, фән һәм мәгарифтә көчле алга үсешне тәэмин итәчәк, гражданнар тормыш сыйфатын яхшырта алачак. Без бу бурчыларны илкүләм өстенлекле бурычлар итеп билгеләдек", - дип ассызыклады Владимир Путин.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10