ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әтнәдә Сабантуй мәйданына илтә торган юл төзекләндерелә

26 май 2018, 07:00 , Фото: Рәфыйк Сәгъдиев

Әтнәдә Сабантуй мәйданына илтә торган юл төзекләндерелә Юл ремонты Татарстан Республикасы бюджетыннан финанслана.

(Казан, 26 май, “Татар-информ, “Әтнә таңы”, Сүрия Мингатина). 15 майдан Олы Әтнә -Арча юлының Каенсар урманына китә торган юлында "Татавтодор"ның Әтнә участогы коллективы юлчылары эшли башлады, - дип яза район газетасы сайты.

Алар тигезлисен тигезләп, аласын алып, күтәртәсен күтәртеп, 1 км 900 метр аралыкка вак таш түшәячәкләр. Машиналар кую өчен 4000 квадрат метр җирдә махсус урыны да булачак.

Юл ремонты Татарстан Республикасы бюджетыннан финанслана.

"Юлның сазлыклы, кипмәгән өлешләренә ике торба салып калдырабыз. Шушы арада, ул мәйданга кадәр керә торган өлешкә кадәр, вак таш түшәләчәк. 4000 квадрат метр җирдә машиналар куярга махсус урыны да булачак. Бер сүз белән әйткәндә, эшләп өлгерсәк, бик әйбәт булачак. Ә без өлгертергә тырышачакбыз, - ди оешма җитәкчесе Зөлфәт Нур улы Хәмитов.

Өлгерерләренә шик юк. Чөнки оешманың бар техникасы диярлек - 2 экскаватор, 7 КамАЗ, грейдер шушында хезмәт куя. Иң мөһиме, эшчеләр ни эшләгәннәрен белеп, юлның ничек кирәк икәнлеген аңлап эшлиләр, диелгән район хәбәрендә.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10