ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Теләченең “Ел укучысы – 2018” бәйгесендә 11 сыйныф укучысы җиңде

26 май 2018, 00:00 , Фото: tulachi.ru/

Теләченең “Ел укучысы – 2018” бәйгесендә 11 сыйныф укучысы җиңде Ләйлә Гыйниятова Республика физик затлар исеменнән бирелгән грант бәйгесендә “Өмет нуры” дип исемләнгән иҗтимагый проекты белән җиңү яулады.

(Теләче, 26 май,  “Татар–информ", "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләченең “Ел укучысы – 2018” бәйгесендә 11 сыйныф укучысы Ләйлә Гыйниятова җиңде.  Ул республика физик затлар исеменнән бирелгән грант бәйгесендә узенең “Өмет нуры” дип исемләнгән иҗтимагый проекты белән җинү яулады диелә район хәбәрендә.

Бу уку елында ул мәктәп “Ел укучысы” бәйгесендә җиңү яулады. Үз көчен район бәйгесендә дә сынап карады. Анда ул икенче урын яулады. 

Өлкән классларда Ләйлә волонтер эше белән кызыксына башлады.

Киләчәктә дә Ләйлә үзен үсеп килүче буынга багышлар дип уйлыйбыз. Анда укытучы һөнәренә генә хас булган сыйфатлар күренә: акыл, хезмәт сөючән, җаваплылык, оратор осталыгы, башкарылганлык. Бу кызның иң мөһим сыйфаты-барлык кешегә һәм бөтен нәрсәгә битараф булмау, диелә район басмасында.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10