ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әгерҗе районында авыл җирлеге Советы бинасы төзекләндерелә

26 май 2018, 05:00

2016 елдан бирле Татарстанда авыл җирлекләре Советлары биналарына капиталь ремонт уздыру буенча дәүләт программасы эшли.

(Әгерҗе, 26 май, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Дания Абзалиева). 2016 елдан бирле Татарстанда авыл җирлекләре Советлары биналарына капиталь ремонт уздыру буенча дәүләт программасы эшли. Аның кысаларында Әгерҗе районында Иж-Бубыйда, Кодашта, Шаршадыда авыл җирлекләре биналары төзекләндерелде. Быел Кырындыдагы авыл җирлеге Советы бинасы да яңартылды.

Биредә проект эшләре 2 миллион 300 мең сумга исәпләнгән.

Кырынды авыл җирлеге Советы 2008 елга кадәр колхоз конторасына урнашкан була. Ә шул елны Мәдәният йорты бинасына күченәләр.

– Әлеге бина 1987 елда сафка баскан иде. Димәк, 30 елдан артык биредә ремонт ясалганы юк, – ди Кырынды авыл җирлеге башлыгы Илназ Закиров.

Тигран Агаджанян җитәкчелегендәге “СтройГигант“ ширкәте төзүчеләре ремонт эшләрен февраль аенда башлаган булганнар.

– Шушы чор эчендә электр хуҗалыгы капиталь ремонтланды. Суүткәргечләр, канализация, җылылык системалары тулысынча алыштырылды. Авария хәлендәге стеналар гипсокартон кагылып штукатурланды һәм буялды. Түшәмнәр ремонтланды. Идәннәргә линолеум җәелде. Канализация яңартылды, җылы бәдрәф эшләнде. Ишек-тәрәзәләр алыштырылды. Эшләргә уңайлы булырлык итеп бүлмәләр бүленде, – дип сөйли Илназ Илгизәр улы.

Ике бүлмә тулысынча диярлек әзер инде. Өченче бүлмәдә дә ремонт эшләре ахырына якынлаша. 1 июньгә барлык эшләрне дә бетерергә планлаштыралар төзүчеләр.
– Алдагы елда Мәдәният йорты да капиталь ремонт программасына кертелсә, бу бина тулысынча яңарып, авылның йөзек кашына әверелер иде, – ди Илназ Закиров.

 

 

 

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10