ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кайбыч районы Соравыл авылында Бөек Ватан сугышы батырлары истәлегенә һәйкәл ачылды

26 май 2018, 04:00 , Фото: kaibicy.ru/

Кайбыч районы Соравыл авылында Бөек Ватан сугышы батырлары истәлегенә һәйкәл ачылды Бу авылда яшәүчеләр үзләрендә һәйкәл булдыру инициативасы белән чыга һәм моны тормышка ашыруны авыл җирлеге депутаты Геннадий Михайлов үз өстенә ала.

(Кайбыч, 26 май, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары" , Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбыч районы Соравыл авылында зур вакыйга булды: Бөек Ватан сугышы елларында мәңгелеккә яу кырында ятып калган авылдашлары, туган якларына исән-сау кайтып, тыныч тормышта вафат булган якташларының исемнәрен мәңгеләштерү максатында яңа һәйкәл ачылды.

Тантанада катнашкан район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев әйтеп узганча, Бөек Җиңүнең 70 еллыгында районда һәйкәлләр төзекләндерелде, яңалары сафка басты. Ул вакытта Иске Тәрбит авылында да яңа һәйкәл төзелде. Күрше Соравылда яшәүчеләр дә үзләрендә һәйкәл булдыру инициативасы белән чыга һәм моны тормышка ашыруны авыл җирлеге депутаты Геннадий Михайлов үз өстенә ала.Уртак тырышлык белән һәйкәл калкып чыкты. Аны ачу тантанасында Геннадий Вальтеровичка район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10