ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Азнакай 1нче мәктәбе 90 нан артык парны кавыштырган

26 май 2018, 01:00 , Фото: aznakaevo-rt.ru/

Азнакай 1нче мәктәбе 90 нан артык парны кавыштырган Азнакайның иң беренче, иң бай тарихлы, олпат мәктәбенә - 100 ел.

(Азнакай, 26 май, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Мәктәпнең иске бинасы заманча төзекләндереп, аңа яңа сулыш өрелгәч, тернәкләндерү мәктәбе итеп үзгәртелде дә, район җитәкчелеге шәһәрнең яңа микрорайонында өр-яңа бина калкыту фикеренә килде. Шул рәвешле, республика, министрлык, нефтьчеләребезнең дә ярдәме белән 1 нче мәктәп шунда күчеп, икенче яшьлегенә кайтты. Әмма биредә моннан 100 ел элек салынган традицияләргә тугры калдылар, аларны саклап, дәвам итеп, яңа төсмерләр өстәп, төрле грантлар, бәйгеләрдә, пилот проектларында җиңү арты җиңүләр яулый коллектив. Мәктәпнең республика, илкүләм дәрәҗәләргә күтәрелүе бик тә куанычлы хәл, дип яза җирле басма.

1 нче мәктәпнең олпат юбилеена инде ел башыннан ук ныклы әзерлек бара. Шушы әзерлек кысаларында биредә күптөрле чаралар үтеп тора.

“Безне мәктәп кавыштырды” дип аталган бу очрашу үзенә төрле елларда укып, парта артында кабынган мәхәббәт хисләрен сүндерми, сүрелдерми саклаган һәм гаилә корган парларны җыйды.

Кичәне алып барган, шушы мәктәпне 1970 елда тәмамлаган Лена Гыймаеваның һәр сүзе йөрәкләрне җилкендереп, яшьлеккә кайтара:

–Мәктәп еллары кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле. Мәңге җуелмас шатлык-куанычлар, изге саф мәхәббәт хисләре, онытылмас истәлекләр нәкъ менә мәктәп елларында кабына...

Шушы кичәне оештыру тәкъдиме белән чыккан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев та мәктәптә бөреләнгән мәхәббәтләрен саклап 20, 30, 40, 50 еллардан артык бергә яшәгән бу парларны әнә шул яшьлек елларында йөртте.

–Без барыбыз да балачак иленнән. Мәктәптә алган белем, тәрбия безне гомер буе озатып бара, яшәешебез нигезе булып тора, – диде ул. – Сез үзегезнең менә шушы тугрылыгыгыз, тәрбиялегегез белән балалар, оныкларыгызга да олы үрнәк.

Бүгенге көндә 1 нче мәктәптә 550 укучы белем ала, районның 11 авылыннан килеп укыйлар. Аларны уңайлы автобуслар йөртә. Янәшәдә генә шулай ук бассейны, зур заллары, якты, заманча җиһазланган иркен бүлмәләре булган балалар бакчасы. Бу ике бина, Дамир Рашат улы әйтмешли, бер гаиләнең ике баласы кебек кул сузымында гына бер-беренең таянычы, терәге булып тора.

Очрашуга җыелган парлар үзләренең мәхәббәт тарихы, гомер юлы белән дә таныштырдылар. Үзләренә белем биргән укытучылары белән күрешү, сөю билгесе итеп бер-беренә чиккән кулъулык һәм роза чәчәкләре бирешүләре, очрашу истәлеге итеп мәктәп сурәте һәм “Безне мәктәп кавыштырды” сүзләре уелган чынаяклар алу алар өчен иң дулкынландыргыч мизгелләр булды.

Рамазан аена туры килгән очрашу табын артында авыз ачып тәмамланды. Нәфис хәзрәтнең гыйбрәтле вәгазьләре, изге догалары шушы минутларда башланган яңгыр тамчылары кебек күңелләргә тагын да сафлык, самимилек өстәде, диелә район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10