ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Алексей Песошин эшмәкәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

26 май 2018, 10:37 , Фото: prav.tatarstan.ru

Алексей Песошин эшмәкәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады Бүген Россиядә эшмәкәрлек көне билгеләп үтелә.

(Казан, 26 май, “Татар-информ”). Ел саен 26 майда Эшмәкәрлек көне билгеләп үтелә. Россиядә эшмәкәрлек көне - иң яшь бәйрәмнәрнең берсе. Казанда быел бәйрәм рәсми рәвештә 11нче тапкыр үткәрелә. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте рәсми порталы хәбәр итә.

Кичә Казанда Сәүдә-сәнәгать палатасында Россия эшмәкәрлек көненә багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Татарстан Премьер-министры, чарада катнашучылар алдында чыгыш ясап, эшмәкәрләрне бәйрәм белән котлады һәм 1992 елда Минтимер Шәймиев указы белән оештырылган Сәүдә-сәнәгать палатасы тарихы турында сөйләде.

Эшлекле даирәләргә ярдәм итү, Сәүдә-сәнәгать палатасы булдыру турында Татарстан Президенты тарафыннан 1992 елда указ имзаланды. Аның 25 ел дәвамында эшләвендә бизнеска ярдәм итү, бәхәсле моментларны хәл итү, хокукый-норматив актларны эшләү буенча һөнәри инфраструктура булдырылган”, - дип билгеләп үтте Песошин.

Аның сүзләренчә, 2017 елда Татарстанда кече һәм урта бизнеска ярдәм итү өчен 1 млрд 250 млн сум акча кертелгән, аның 250 млн сумы – федераль бюджеттан.
“Хәзер бездә 4 социаль-икътисадый үсеш территориясе бар – алар Чаллы, Түбән Кама, Чистай һәм Яшел Үзәндә, аларда сизелерлек салым өстенлекләре бар.
Бездә 65 сәнәгать паркы, муниципаль мәйданчыклар, бизнес-инкубаторлар бар. Аңлашыла, алар беркайчан да җитәрлек булмаячак. Безгә тулаем продуктта кече һәм урта бизнес өлеше хәзерге 25 проценттан 40 процентка кадәр артсын өчен бергәләп эшләргә кирәк”, - диде ул.

Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, үз чиратында, эшмәкәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү, ташламалы финанслау, шул исәптә ташламалы кредитларны җәлеп итү һ.б. проектлар турында искәртте.

Моннан тыш, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында бәйрәм чарасы кысаларында Татарстан Конституцион суды белән Сәүдә-сәнәгать палатасы арасында үзара элемтә һәм бушлай юридик ярдәм күрсәтү турында килешү имзаланды. Документны Татарстан Конституцион суды рәисе Фәрхәт Хөснетдинов белән Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев имзалады.

  • Россия эшмәкәрлек көне ел саен 26 майда билгеләп үтелә. Бу көн Россия Федерациясе Президентының “Россия эшмәкәрлек көне турындагы” Указы белән гамәлгә куелган. Документны В.В.Путин имзалаган. Россиядә эшмәкәрлек көне - иң яшь бәйрәмнәрнең берсе. 2018 елдан бәйрәм рәсми рәвештә 11нче тапкыр билгеләп үтелә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10