ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

"Татар-информ" VI Республика ифтарын онлайн күрсәтә

26 май 2018, 09:50 , Фото: архив

Трансляция бүген 18 сәгатьтә башлана.

(Казан, 26 май, "Татар-информ"). Бүген, 26 май көнне, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы VI Республика ифтарын онлайн күрсәтәчәк. Трансляция 18.00 башлана.

Трансляцияне карау өчен сылтама: tatar-inform.tatar/internet-tv/216/

  • VI Республика ифтары 26 һәм 27 май көннәрендә Казан Теннис академиясендә уза. Ике көнгә бүленеш быелгы карар нигезендә гамәлдә: 26 майда ифтар ир-атлар өчен уза, 27 майда - хатын-кызлар өчен. Чараны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, РФ мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясе һәм "Kazan-Arena" АҖ оештыра. 
  • Республика ифтарында 10 меңнән артык мөселман катнашыр, дип көтелә. Алар арасында: күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, ятим балалар һәм инвалидлар, сукырлар һәм ярдәмгә мохтаҗлар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм башкалар. Бәйрәмгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика җитәкчелеге, РФ регионнарыннан дин әһелләре, РФ мөселман дәүләтләре илчеләре һәм вәкаләтле вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре чакырулы.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10