ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Олег Матыцин: Казанны кунакчыллык буенча дөнья стандарты дияргә була
Чаллыда микроавтобус катнашындагы һәлакәттә зыян күрүчеләрне хастаханәдән чыгарганнар
1,5 млн сум акча урлаган казанлыга хөкем чыгардылар
Самара татарлары балалар Сабан туена чакыра
Футбол чемпионатының шәһәр матбугат үзәкләренә аккредитация 11 июльгә кадәр озайтылган

Җәмгыять

Чиләбедә “Акыллы Баш” интеллектуаль уены узды

26 май 2018, 17:29 , Фото: tatar-congress.org

Чиләбедә “Акыллы Баш” интеллектуаль уены узды Жюри әгъзалары татар телен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнергә кирәклеген билгеләп үттеләр.

(Казан, 26 май, “Татар-информ”). Чиләбенең 3нче мәктәбендә “Акыллы Баш” интеллектуаль уены узды. Ул Чиләбе өлкәсенең татарлар конгрессы ярдәмендә оештырылды, анда алты гаилә командасы катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәрендә җиткерелә.

“Акыллы Баш” уенын бишенче тапкыр үткәрәбез. Башка уеннардан аермалы буларак, быелгы уеннарда гаилә командалары катнашты. Уенда лингвистика, танылган татар халык эшлекләре биографияләре, традицияләр һәм костюмнар буенча биремнәр булды”, - дип сөйләде уенны оештыручы - 3нче мәктәп педагогы Олег Сәлимов.

Жюри әгъзалары татар телен һәм гореф-гадәтләрне өйрәнергә кирәклеген билгеләп үттеләр.

Уеннарда катнашучыларга Чиләбе өлкәсенең татарлар конгрессы истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10