ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда “Дөнья энҗесе” таҗын Сирия вәкиле яулады

26 май 2018, 11:31 , Фото: addnt.ru

Казанда “Дөнья энҗесе” таҗын Сирия вәкиле яулады Матурлык бәйгесе ел саен “Татарстан Республикасында Дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру” республика программасы кысаларында үткәрелә.

(Казан, 26 май, “Татар-информ”). “Әкият” Татар дәүләт курчак театрында “Дөнья энҗесе” IX Халыкара матурлык һәм талант студентлар ачык конкурсы финалы узды. Бу хакта Татарстан Халыклар дуслыгы йорты сайтында хәбәр ителә.

Конкурс финалында 11 кыз катнашты. Жюри “Дөнья энҗесе” таҗын Сирия вәкиле Карут Раудага тапшырды. Әрмәнстаннан Тамара Мхитарян Беренче вице-энҗе -2018 булды, ә Һиндстаннан Анчал Вайкунти - икенче вице-энҗе-2018.

  • "Дөнья энҗесе" матурлык һәм талант конкурсы ел саен “Татарстан Республикасында Дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру” республика программасы кысаларында үткәрелә. Конкурсны республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәме белән - Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясе, Казан шәһәре Башкарма комитеты балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, Казан шәһәре Чит илләр студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе бергәләп оештыра.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10