ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Башкортстанда машинист, поездны туктатып, яшүсмернең гомерен саклап калган

26 май 2018, 12:33 , Фото: архив/Михаил Захаров

Башкортстанда машинист, поездны туктатып, яшүсмернең гомерен саклап калган 16 яшьлек яшүсмер рельслар өстендә яткан булган.

(Казан, 26 май, “Татар-информ”). Башкортстанда поезд йөртүче 16 яшьлек яшүсмернең гомерен саклап калган. Бу хәл кичә Республиканың Кырмыскалы районында булган, дип яза “Башинформ”.

Чыганак мәгълүматларына караганда, яшүсмер рельслар өстендә яткан булган. Машинист, яшүсмерне күреп алып, составны туктатырга өлгергән. Аннары ир-ат яшүсмерне кабинага утырткан һәм якындагы станциянең медицина хезмәтенә тапшырган.

Яшүсмернең мондый гамәлгә бару сәбәпләре ачыклана.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10