ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Олег Матыцин: Казанны кунакчыллык буенча дөнья стандарты дияргә була
Чаллыда микроавтобус катнашындагы һәлакәттә зыян күрүчеләрне хастаханәдән чыгарганнар
1,5 млн сум акча урлаган казанлыга хөкем чыгардылар
Самара татарлары балалар Сабан туена чакыра
Футбол чемпионатының шәһәр матбугат үзәкләренә аккредитация 11 июльгә кадәр озайтылган

Фән һәм мәгариф

Арча педкөллиятендә һөнәри уку йортларында тәрбия бирү мәсьәләләре турында сөйләштеләр

26 май 2018, 12:51 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Арча педкөллиятендә һөнәри уку йортларында тәрбия бирү мәсьәләләре турында сөйләштеләр Утырышта һөнәри белем бирү юнәлешендәге 58 мәгариф оешмасының директор урынбасарлары катнашты.

(Казан, 26 май, "Татар-информ"). Арча педагогия көллиятендә һөнәри уку йортларында тәрбия бирү проблемалары турында сөйләштеләр, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге.

Кичә Арча педкөллиятендә уздырылган утырышта һөнәри белем бирү юнәлешендәге 58 мәгариф оешмасының директор урынбасарлары катнашты. Утырышка Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима җитәкчелек итте.  

Утырышта көнүзәк мәсьәләләр: тәрбия эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге, рейтинглар уздыру тәртибе, һөнәри уку йортлары студентлары арасында җинаятьчелек очраклары, шулай ук студентлар алдында торган җәйге форумнар турында сүз алып барылды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10