ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Минзәләдәге бер предприятие эшчеләре законсыз рәвештә балчык чыгарганда тоткарланган

26 май 2018, 13:17 , Фото: eco.tatarstan.ru

Минзәләдәге бер предприятие эшчеләре законсыз рәвештә балчык чыгарганда тоткарланган Экологлар карьерда эшләгән махсус техникадан биш йөк машинасы балчыкны алган.

(Казан, 26 май, "Татар-информ"). Минзәлә территориясендә шәһәр предприятиеләренең берсе карьердан балчыкны лицензия алмаган килеш кенә чыгарган. Бу хакта Татарстан Экология министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Законсыз рәвештә табигый байлыктан файдалану очрагына ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе инспекторлары һәм Минзәлә районы бүлеге хезмәткәрләре тап булган. 

Экологлар урында эшләгән махсус техникадан биш йөк машинасы балчыкны алган. Хәзерге вакытта әлеге хокук бозу факты буенча тикшерү эше алып барыла. Нәтиҗәдә хокук бозучыларга карата законлы чара күреләчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10