ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Лубян урман-техника көллиятенә яңа директор билгеләнде

26 май 2018, 14:12 , Фото: minleshoz.tatarstan.ru

Лубян урман-техника көллиятенә яңа директор билгеләнде Рим Фәхраҗиев бу вазифага кадәр Лубян авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән.

(Казан, 26 май, "Татар-информ"). Лубян урман-техника көллиятенә яңа директор билгеләнде. Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров көллиятнең мөгаллимнәр коллективын һәм студентларны яңа директор – Рим Фәхраҗиев белән таныштырды. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.

  • Бу вазифага кадәр Рим Фазыл улы Кукмара районының Лубян авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән.

Көллиятнең элеккеге директоры А.М. Данилов яңа эш урынына күчүгә бәйле рәвештә вазифасыннан азат ителде.

Киңәшмәдән соң, яңа билгеләнгән директор Рим Фәхраҗиев көллият коллективы белән планерка уздырды. Ул директор урынбасарлары белән агымдагы мәсьәләләр хакында фикер алышты һәм киләчәккә планнар билгеләде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10