ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Сабада яшәүче сарыкларын 300 башка җиткерергә планлаштыра

27 май 2018, 06:00 , Фото: Фәнил Мәүлетов

Сабада яшәүче сарыкларын 300 башка җиткерергә планлаштыра Халык сарыкны нигездә корбанга, бәби туйлары, туган көннәр үткәрү, шашлык өчен сатып ала.

(Саба, 27 май, Татар-информ, "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Саба районы Олы Арташ авылында яшәүче Хәбибрахмановлар сарыкларның санын арттыра баралар. Шәхси хуҗалыкларда асрамасалар да, сарык итенә һәрвакыт ихтыяҗ бар әле, көтүдә йөртсәң, җәй айларында чыгымнары да аз, чөнки сарык чемченерлек яшел үлән майда ук чыга, дип яза җирле басма.

Хәбибрахмановларның утары авыл башында, табигатьнең тыныч, матур урыны, Мишә буйлап болынлык китә. Иртүк 5тә торып, сарыкларны көтүдә йөртеп кайтырга гына иренмәскә кирәк. Көндез эсседән әлсерәгән малларны кояш астында тотудан файда юк. Башта өч сарыклары була Хәбибрахмановларның. Аннары 10га, 30га җитә. 2014 елда хөкүмәтнең шәхси хуҗалыкларга булышлыгыннан файдаланып, 1 миллион сум грант оталар, гаилә фермасы Тәфкилнең улы Нияз исеменә рәсмиләштерелә. Авыл башында 45х11 метрлы утар шул акчага корыла. Эштә гаилә башлыгының тәҗрибәсе зур, зоотехник белгечлеге алуы, икътисадчы булуы да ярап куя. "Сарыкларны акрынлап 3-4 бәрән китерүче "Романовский" токымлыга алыштырабыз. Тәкәләрне аналарыннан аерым тоту гарип бәрәннәр тумасын өчен дә кирәк. Зоотехник-ветеринария таләпләре үтәлә, алларыннан суы-тозы, башкасы өзелми. Сарык малына шуннан артыгы кирәкми",– ди Тәфкил.

Хәзер Хәбибрахмановлар көтүне 300 башка җиткерүне планлаштыра. Шуннан да арттыру отышлы түгел икән. Төп клиентлары – шәхси хуҗалыклар. Халык сарыкны нигездә корбанга, бәби туйлары, туган көннәр үткәрү, шашлык өчен сатып ала. Фермер белән шөгыленең плюсларын һәм минусларын бергәләп санадык. "Сарыкка сорау бар, бәясе генә артмый. Ә йонын – 10-15, тиресен 30 сумга гына сатарга була. Бөтенләй арзан бит инде. Үз печән җирең булмаса, гаилә фермасы үзен бөтенләй акламый. Безгә елына 300-400 рулон печән кирәк. Аны сатып ала башласаң – сарык асрап булмый. Шуңа күрә азыгы үз җиремнән, 20 гектарда люцерна үстерәбез, "МТЗ-82" тракторым бар. Утардагы эшләрне гаилә белән башкарабыз. Чыгымнар-керемнәр декларация биргәндә күренә",– дип бармак бөгә-бөгә санады ул.

Торак урыны көтү йөртү өчен уңайлы булса да, яз-көз юлда пычрак ерып йөрисе. Авыл башында гаилә фермасы төзелгәч, аңа керү юлының да нормаль хәлгә китереләчәгенә җирлек башлыгы да бик сөенгән булган. Махсус программа буенча шулай каралган бит. Менә шушы мәсьәлә әлегә хәл ителмәгән. "Сораштырып-нитеп карадым, җылы сүз әйтмәделәр",– диде Тәфкил Хәбибрахманов. 

 Районда 2018 елның 1 гыйнварына барысы 1001 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты теркәлгән. Шуларның 667се шәхси предприятиеләр һәм крестьян-фермер хуҗалыклары. 2008-2016 елларда "Лизин-грант" программасында 183 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты катнашты. 2011-2017 елларда 37 кеше гаилә фермасы төзеде, 2012-2017 елларда 23 кеше эш башлаучы фермер буларак субсидия алды. 2008-2017 елларда төрле программаларда катнашкан 243 субъектка барысы 223800 мең сум субсидия түләнде. Активлыкны Саба шәһәр (66 кеше), Тимершык (24), Шәмәрдән (19), Олы Кибәче авыл җирлекләрендә (18) яшәүчеләр күрсәтте. 2017 елда 11 эш башлаучы фермер, гаилә фермасы һәм авыл хуҗалыгы кооперативы оештыручы грант алды, диелгән район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10