ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлмәттә түбәтәйле велопарад узды

27 май 2018, 07:00 , Фото: almet-rt.ru

Әлмәттә түбәтәйле велопарад узды

(Әлмәт, 27 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Нефтьчеләр каласында өченче тапкыр шәһәркүләм велопарад узды. Быелгы темасы үзенчәлекле иде, баш киемнәренә багышланып "Алга,түбәтәй!"дип исемләнде. Олысы-кечесе Ленин мәйданына агылды,шулай итеп катнашучылар саны меңгә тулды, дип яза җирле басма.

Чарага мәртәбәле кунаклар да килде. РФ Депутаты Николай Валуев һәркемгә спортны яратып яшәргә дип киңәш бирде. Район башлыгы Айрат Хәйруллин исә Әлмәттә киләчәктә дә велосипед инфраструктурасын җәелдерәчәкләрен белдерде.

- Елдан-ел велосипедны сайлаучылар күбәя. Әле моннан берничә ел элек моның кадәр халык бер мәйданга чыгачак дисәләр, ышанмас идек. Бүген инде велосипед сөючеләрне биредә күрәбез. Сәламәтлекне һәркем үзе кайгыртырга тиеш,-диде район башлыгы.

"Велобатыр", "Веломатур", "Веловау" кебек номинацияләрдә җиңүчеләрне ачыкладылар, аларга истәлекле бүләкләр дә тапшырдылар. Үзгә баш киемнәре киючеләрне дә һәм милли костюмнардан килүчеләрне дә очратырга була иде. Велопарадны сабыйлар ачып җибәрде. Шулай ук оешмалар белән әлеге спорт чарасына чыгучылар да булды.
Гүзәл Идрисова 70 яшендә булса да, бу җыеннан бер дә калмый икән.

- Башкалардан үрнәк алып, күтәренке кәеф белән велосипед сезонын ачып җибәрер өчен иң кулай чор һәм чара бу! Ел да катнашам. Көненә 14 чакрым ара узарга тырышам,- диде пенсионер. Чыннан да, велосипед сезоны быел да тантаналы төстә һәм күтәренке кәефтә узды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10