ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Аксубайда суд участокларының җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләрен эвакуацияләделәр

27 май 2018, 08:00 , Фото: aksubayevo.ru/

Аксубайда суд участокларының җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләрен эвакуацияләделәр Сценарий буенча судның беренче катында бүлмәләрнең берсендә янгын башланды, төтен калган бүлмәләргә дә таралды.

(Аксубай, 27 май, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Людмила Жаренова). Татарстан Республикасы Аксубай суд районы буенча 1 һәм 2 номерлы суд участокларының җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләрен эвакуацияләделәр, дип яза җирле басма.

Монда планлы янгын-тактик укулары үтте. Сценарий буенча судның беренче катында бүлмәләрнең берсендә янгын башланды, төтен калган бүлмәләргә дә таралды. Тавышлы хәбәр бирү системасы эшли башлаганнан соң хезмәткәрләр һәм судка килүчеләр бинадан чыктылар. Янгын чыгу урынына янгын сүндерүчеләр, медицина хезмәткәрләре, полиция хезмәткәрләре килде.

Янгын сүндерүчеләр санаулы минутлар эчендә эшкә керештеләр. Суд хезмәткәре бинада хатын-кыз хезмәткәрнең калу ихтималы турында хәбәр итте. Махсус киемнәрдәге янгын сүндерүчеләр тиз арада бинаны тикшереп чыктылар һәм хатын-кызны “янгын зонасыннан“ алып чыктылар, ә аннан соң янгын сүндерүгә керештеләр. – Суд приставлары Идарәсе, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгынга каршы хезмәте, ашыгыч ярдәм һәм полиция структура бүлекчәләре белән белән үзара хезмәттәшлекне тикшерүләрне без еш оештырабыз, кварталга бер тапкыр, – дип белдерде суд приставлары хезмәте җитәкчесе Михаил Вьюгин. – Бөтен хезмәтләр дә оператив эшләде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10