ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Лаешта яшәүче спиртлы эчемлек эчкән килеш руль артына утырып, һәлакәт китереп чыгарган

27 май 2018, 01:00 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Лаешта яшәүче спиртлы эчемлек эчкән килеш руль артына утырып, һәлакәт китереп чыгарган Җинаять эше карау өчен Лаеш районы җәмәгать судына җибәрелде.

(Лаеш, 27 май, "Татар-информ", "Кама ягы", Ольга Исаева). Лаеш район судында автомобильгә исерек хәлдә идарә итеп медицина тикшерүе үтүдән баш тарткан 32 яшьлек ирне хөкем итәчәкләр, дип яза җирле басма.

Лаеш район прокуратурасы 32 яшьлек гр. З.га карата гаепләү актын раслады. Барысы узган елның июнендә була: Сокуры янында “Хонда Аккорд” автомобилендә юл-транспорт һәлакәте ясый. Ирне ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлый.

-Гр. З. медицина тикшерүеннән баш тартты, шул гамәле белән үзен исерек хәлдә булган зат дип таныды, - дип аңлатма бирә район прокуроры урынбасары Динар Гобәйдуллин.

Җинаять эше карау өчен Лаеш районы җәмәгать судына җибәрелде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10