ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Беларусьта Татар мәдәнияте көннәре якынлаша

27 май 2018, 11:48 , Фото: архив tatar-inform

Беларусьта Татар мәдәнияте көннәре якынлаша Татар мәдәнияте көннәре кысаларында Минск һәм Гродно шәһәрләрендә чаралар узачак.
(Казан, 27 май, "Татар-информ"). Беларусьта Татар мәдәнияте көннәре якынлаша. Әлеге республикада мондый мәдәни чара беренче тапкыр үткәреләчәк. 
 
4-6 июньдә Татар мәдәнияте көннәре кысаларында Минск һәм Гродно шәһәрләрендә чаралар узачак. 
 
Беларусь Республикасының Казандагы илчелеге Олег Исаевка сылтама белән ТАСС хәбәр итүенчә, әдәби очрашулар, рәссамнар иҗаты, Татарстанның театр сәнгате, музыка сәнгате һәм кинематография - болар барысы да Беларусь халкына татар халкы мәдәнияте белән танышырга мөмкинлек бирәчәк. 
 
Олег Исаев билгеләп узганча, Татар мәдәнияте көннәрендә Татарстаннан барлыгы 100гә якын кеше катнашачак. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10