ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Дмитрий Медведев китапханәчеләргә котлауларын җиткерде

27 май 2018, 13:51

Котлау телеграммасы РФ Хакимияте сайтында бастырылган.
(Казан, 27 май, "Татар-информ"). Россия Федерациясе Хакимияте җитәкчесе Дмитрий Медведев китапханә эшендә катнашучы барлык хезмәткәрләрне Бөтенроссия китапханәләр көне белән тәбрик итте. "РИА Новости" хәбәр итүенчә, котлау телеграммасы РФ Хакимияте сайтында бастырылган. 
 
"Кадерле дуслар! Чын күңелдән сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Без бүген үзләрен бик мөһим эшкә - китапханә эшчәнлегенә багышлаучыларны хөрмәтлибез. Китапханәләр мәдәни-белем бирү һәм мәгълүмати үзәкләргә әверелә, кызыклы программалар, проектлар тормышка ашырыла. Балалар да, өлкәннәр дә биредә белем ала, фән белән шөгыльләнә. Ә иң мөһиме сезнең укучыларыгызның китапка кызыксынуы арта", - диелә Дмитрий Медведев телеграммасында. 
 
Министрлар кабинеты җитәкчесе совет чоры һәм Россия филологы, культуророгы һәм сәнгать белгече, профессор Дмитрий Лихачевның китап ул кешелек мәдәниятенең иң бөек уйлап табуы дигән сүзләрен китерә. "Шуңа да теләсә нинди ил мәдәниятенең иң мөһим өлеше, ничек кенә сәер булмасын,  ул - китапханәчеләр", - дип яза Дмитрий Медведев. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10