ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстан гаиләләре Марий Элдагы гаилә ансамбльләре фестивалендә катнашкан

27 май 2018, 17:21

Төбәкара бәйге быел беренче тапкыр уздырылган.
(Казан, 27 май, "Татар-информ"). Марий Эл Республикасының Новоторъяльский районында узган төбәкара "Иҗатчылар һәм саклаучылар" гаилә-туганлык ансамбльләре фестиваль-конкурсында Татарстан гаиләләре дә катнашкан. 
 
"Марийская правда" хәбәр итүенчә, фестиваль беренче тапкыр үткәрелгән. Ул гаиләләрдә иҗатны яңарту, үстерүне максат итеп куя. Катнашучылар арасында Удмуртия, Чувашия, Башкортстаннан да гаиләләр булган. 
 
Җиңүчеләр "Гаилә династияләре", "Балалар һәм өлкәнәр", "Милли ризыклар", "Фольклор коллективлары" номинацияләрендә бүләкләнгән. 
 
Бәйгедә барлыгы 35 коллектив көч сынашкан. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10