ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Олег Матыцин: Казанны кунакчыллык буенча дөнья стандарты дияргә була
Чаллыда микроавтобус катнашындагы һәлакәттә зыян күрүчеләрне хастаханәдән чыгарганнар
1,5 млн сум акча урлаган казанлыга хөкем чыгардылар
Самара татарлары балалар Сабан туена чакыра
Футбол чемпионатының шәһәр матбугат үзәкләренә аккредитация 11 июльгә кадәр озайтылган

Җәмгыять, Спорт

Актанышта район үзәге предприятиеләре һәм оешмалары командалары арасында спартакиада узды

27 май 2018, 20:00 , Фото: aktanysh-rt.ru

Актанышта район үзәге предприятиеләре һәм оешмалары командалары арасында спартакиада узды Беренче урын яулаган командалар - 50 000, икенче урыннар – 30 000, өченче урыннар 20 000 сум күләмендәге акчалата призларга ия булдылар.

(Актаныш, 27 май,"Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Якшәмбе көнне Актанышта район үзәге предприятиеләре һәм оешмалары, авыл җирлекләре командалары катнашында тәүге җәйге Спартакиада узды. Спартакиаданы ачу тантанасына район үзәге предприятиеләрен һәм оешмаларын тәкъдим итүче йөзләгән катнашучы җыелды, дип яза җирле басма.

Спартакиадада катнашучыларны район башкарма комитеты җитәучесе Энгель Фәттахов кайнар котлады:

- Районда массакүләм спорт белән шөгыльләнү өчен төрле яшьтәге кешеләргә бөтен мөмкинлекләр дә бар - спорт комплексы эшли, районның торак пунктларында ачык спорт мәйданчыклары урнаштырылган. Районда сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар, спортны яратучылар көннән-көн арта бара, бүген без ярышлардан соң спорт көненә йомгак ясаганда моңа инанырбыз дип ышанам. Сезгә зур уңышлар һәм җиңүләр!

-Спартакиада программасына берничә дистанциягә йөгерү, эстафета, гер күтәрү, ядрә ыргыту, озынлыкка, биеклеккә сикерү, йөзү кебек спорт төрләре керде, - дип билгеләп үтте оештыручылар. - Төрле спорт ярышларында катнашучыларга компетентлы хөкемдарлар - район тренерлары бәя бирде.

Йөзүдән тыш барлык ярышлар да үзәк стадионда үтте. Алар көнызын дәвам итте. Оешма командалары өчен җитәкчеләрнең чыгыш ясауларын күрү аеруча да күңелле булды. Кемдер йөгерде, кемдер йөзде, кемдер сикерде бүген. Һичшиксез мондый чаралар коллективларны берләштерә, уңай энергия бирә. Чөнки ярышларда катнашмаган кешеләр дә үз командалары өчен җан атарга килгәннәр иде.

Командалар беренчелегенә килгәндә, җирлекләр арасында Байсар командасы җиңү яулады. II урында – Пучы, өченче урында Киров авыл җирлеге командасы.

Оешма-предприятиеләр арасында хакимият командасы алдынгылыкны бирмәде. Үзәк хастәханә - II, мәдәният хезмәткәрләре III урынга ия булдылар.

Учреждениеләр арасында исә беренчелекне Балалар һәм яшәүсемерләр спорт мәктәбе командасы алды. Актанышның 1нче мәктәбе командасы - II, гуманитар гимназия III урында.

Мөгаен, бу кадәр күп катнашучыны җәлеп иткән тәүге җәйге спартакиада Актаныш тарихына аерым бер истәлекле дата булып кереп калыр. Билгеле, спортны үз иткән актанышлылар өчен мондый төр җыеннар яңалык түгел. Әмма бүгенге ярыш шактый үзенчәлекле булуы белән дә башкалардан аерылып торды, ни дисәк тә, һәр өч категория буенча призлы урын яулаган оешма-учреждениеләргә тапшырылган бүләкләр шактый саллы иде. Беренче урын яулаган командалар - 50 000, икенче урыннар – 30 000, өченче урыннар 20 000 сум күләмендәге акчалата призларга ия булдылар, диелгән район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10