ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Татарстан нефтьчеләре Азнакайда мини-футбол ярышларында катнашты

27 май 2018, 23:00 , Фото: aznakaevo-rt.ru

Татарстан нефтьчеләре Азнакайда мини-футбол ярышларында катнашты “Татнефть” хезмәткәрләренең XXXI Спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча ярышларда 24 команда катнашты.

(Азнакай, 27 май, "Татар-информ", "Маяк", Таңсылу Саниева). Азнакайда  “Юбилейный” стадионында кичә“Татнефть” хезмәткәрләренең XXXI Спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча ярышлар узды, дип яза җирле басма.

Анда 24 команда катнашты.

Спартакиаданы ачу тантанасында “Татнефть” җәмгыяте профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин, “Азнакайнефть” идарәсе җитәкчесе Марат Җәләтов та катнашты.

Татарстан нефтьчеләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов сәламләп, спартакиаданы бездә кабул итүне зур дәрәҗә дип билгеләп үтте.

Үзенең чыгышында ул шулай ук нефтьчеләрнең шәһәр һәм район үсешенә керткән өлешен югары бәяләде һәм “Татнефть” җәмгыяте, “Азнакайнефть” идарәсе җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10