ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлки районында җәйге лагерьларны әзерләү турында сөйләштеләр

27 май 2018, 22:00

Лагерьда ял итүче балаларга чипсы, газировка, сохари кебек файдалану тыелган ризыклар бирелми

(Әлки, 27 май, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре",  Газиз Нуруллин). Малайлар-кызларның күбесе, билгеле, лагерьларда ял итәчәк. Җәйге лагерьларны барлык санитар таләпләргә туры килерлек итеп әзерләү һәм анда балалар ялын тиешле дәрәҗәдә оештыру зарур. Күптән түгел балалар иҗат йортында булган очрашуда әнә шул хакта сүз барды. Анда “Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагере хезмәткәрләре алдында Роспотребнадзорның Нурлат, Әлки, Аксубай, Чирмешән районнарында территориаль бүлеге җитәкчесе Анна Трифонова чыгыш ясады, дип яза җирле басма.

Лагерьга китәр алдыннан балалар беренче чиратта медицина тикшерүе үтәргә, аларга йогышлы авыруларга каршы прививкалар ясалырга тиеш.

Лагерь хезмәткәрләре Россия санитар закончалыгының тиешенчә үтәлүенә җаваплы. Балалар тиешенчә әзерләнгән савыктыру учреждениеләренә генә кабул ителергә тиеш. Җиһазлар һәм кухня инвентаренең барлык билгеләнгән таләпләргә җавап бирүе зарур. Әйтик, тәлинкәләр фарфордан, чатнау-хилафлыкларсыз, кашык һәм чәнечкеләр зарарсыз материалдан булырга тиеш. Алар ике секцияле ваннада юыла. Ашханә бүлмәләрен көн саен юу зарур. Ашамлыкларны саклау таләпләре дә кырыс. Ит башка ризыклардан аерым сакланырга тиеш. Файдалану срогы чыкмаган, сыйфатын һәм хәвефсезлеген раслаучы документлары, маркировкасы булган ашамлыклар гына кабул ителә. Лагерьда ял итүче балаларга чипсы, газировка, сохари кебек файдалану тыелган ризыклар, шулай ук тиз бозыла торган ашамлыклар бирелми. Менюда кыздырылган ризыклар да булырга тиеш түгел, бары суда яисә парда пешкән әйберләр генә рөхсәт ителә. Компотларга С витамины эчемлек суынгач кына өстәлә. Пешмәгән йомырканы, яшелчә һәм җиләк-җимешләрне эшкәртүнең дә үз таләпләре бар.

Лагерьда ял итүче балалар урманга походка китәр алдыннан аларның талпаннардан сакланырлык киенгән булуын тикшерү мәслихәт. Киемнәрнең җиңнәре терсәккә кадәр җитәргә һәм тәнгә сыланып торырга, ә чалбар балаклары оекбаш эченә кертелергә тиеш.

Әңгәмәдән соң очрашуда катнашучыларга урман бетләре тарата торган талпан энцифалеты һәм ВИЧ турында фильмнар күрсәттеләр, диелгән район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10