ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дөнья чемпионатында Россия җыелмасы Мисыр командасын җиңде
Казандагы ФИФА җанатарлары фестивале мәйданы Россия-Мисыр матчын караучылар белән тулды
Төрекмәнстанда күпхатынлылыкны тыялар
Аккош күлендә Сабан туе милли көйләр һәм футболны берләштерәчәк
Татар чыгышлы язучы Сана Вәлиуллина "Ясная поляна" әдәби конкурсы номинанты булды

Сәясәт

Путин контрсанкцияләр турында законны имзалады

4 июнь 2018, 16:24

Майда “дустанә булмаган дәүләтләр”гә каршы чаралар Дәүләт Думасы белән Федерация Советы тарафыннан кабул ителгән иде.

(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин контрсанкцияләр турында законны имзалады. Бу хактагы документ бүген хокукый мәгълүмат рәсми сайтында дөнья күрде. Моны “Интерфакс” хәбәр итә.

Документ буенча Россия Президенты дустанә мөнәсәбәттә булмаган чит ил дәүләтләре белән халыкара хезмәттәшлекне тыярга яки туктатырга мөмкин. Шулай ук андый оешмаларга продукция һәм чимал кертү һәм алып чыгу, шулай ук дәүләт заказында һәм хосусыйлаштыруда катнашу тыела ала.

Контрсанкция чаралары исемлегендә соңгы пунктта РФ Президенты башка чаралар кулланырга да хокуклы дигән күрсәтмә бар.

Закон кеше гомере өчен мөһим булган, Россиядә аналоглары җитештерелми торган даруларга, гражданнарның шәхси куллануы өчен ала торган товарларга кагылмый.

Закон буенча, контрсанкцияләргә чит ил компанияләре өлеше булган Россия компанияләре дә эләгергә мөмкин.

Бу закон АКШ Финанслар министрлыгының Россия түрәләре һәм бизнесына каршы чикләү чараларына җавап итеп, 22 майда Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән һәм 30 майда Федерация Советы тарафыннан хупланган.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10