ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

"Яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм" грантлар бәйгесендә иң күп җиңүчеләр Мамадыштан булды

5 июнь 2018, 08:31 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Грантларның гомуми суммасы – 185,8 млн сум, шулардан 107,8 млн сум – федераль бюджеттан.

(Казан, 5 июнь, "Татар-информ"). "2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм" федераль ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясалды. Иң күп җиңүчеләр Мамадыш районыннан - алты хуҗалык, Баулы, Буа, Кукмара һәм Чирмешән муниципаль районнарыннан - бишәр хуҗалык. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Грантларның гомуми суммасы – 185,8 млн сум, шулардан 107,8 млн сум – федераль бюджеттан (58%).

Конкурска гариза биргән 122 крестьян (фермер) хуҗалыгыннан 34 муниципаль районнан 84 КФХ грантларга ия булды, диелгән әлеге хәбәрдә.

Грант алучыларның күпчелеге терлекчелек юнәлешендәге проектларны гамәлгә ашырачаклар, шулардан 22 – сөтчелек юнәлешендә - 841 баш сыер, 20 – эре мөгезле терлекләр симертү буенча - 1334 баш, 5 – кошчылык буенча - 42,5 мең баш, 3 – ат үрчетү буенча - 120 баш, 1 – кәҗәчелек буенча - 180 баш һәм 1 – куянчылык буенча - 6 мең баш.

Шулай ук яшелчәчелек буенча 11 проект гамәлгә ашырылачак, 13 – җиләк-җимеш культуралары үстерү буенча, 8 – бөртекле һәм кузаклы культуралар җитештерү буенча.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10