ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов "Ромекс-Кубань" компаниясе җитәкчелеге белән фикерләште

5 июнь 2018, 15:21 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ромекс-Кубань" компаниясе генераль директоры Алексей Прокопенко белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

  • Компания инвестицияләр, төзелеш һәм идарә итү өлкәсендә эшли, коммерцияле һәм торак объектларын гамәлгә ашыра. 

Очрашуда төзелеш һәм инвестицияләр өлкәсендә хезмәттәшлек итүгә перспектив юнәлешләр турында сөйләштеләр. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев катнаштылар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10