ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

2021 елда Татарстанда проблемалы 25 йортны тапшырачаклар

5 июнь 2018, 16:09 , Фото: Александр Эшкинин

2021 елда Татарстанда проблемалы 25 йортны тапшырачаклар Татарстанда озак төзелә торган йортлардан 4 мең 167 кеше фатир сатып алган.

(Казан, 5 июнь, “Татар-информ, Диана Авакян). 2021 елда Татарстанда проблемалы 25 йортны тапшырачаклар, алардан 4 мең 167 кеше фатир сатып алган. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова хәбәр итте.

“2018 елның 1 июненә булган мәгълүматларга караганда, 26 проблемалы йорт контрольгә алынган, алардан 4 мең 229 кеше өлешләп фатир сатып алган. 2018 елда 62 кеше өчен 1 объект (“МЧС” торак комплексы, 1 йорт, 72 фатирлы “Г” блогы) тапшырылган. Шулай итеп, бүгенгә 4 мең 167 өлешләп фатир сатып алу өчен тагын 25 проблемалы йорт кала”, - диде Галимова.

2018 елда 283 кеше өчен 7 объект тапшыру, 2019 елда 847 кеше өчен 6 объект, 2020 елда 1410 кеше өчен 6 объект һәм 2021 елда 1627 кеше өчен 6 йорт тапшыру планлаштырыла.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10