ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Россиядә милли телләргә ярдәм фонды төзеләчәк

6 июнь 2018, 10:45 , Фото: архив

Россиядә милли телләргә ярдәм фонды төзеләчәк Россия Дәүләт Думасының Милләтләр эше буенча комитет рәисе сүзләренчә, фонд педагогик кадрлар һәм укыту программалары әзерләүгә этәргеч бирәчәк.

(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”). Россиядә милли телләргә ярдәм фонды төзеләчәк. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Милләтләр эше буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов сөйләде.

Аның сүзләренчә, милли телләргә ярдәм фонды педагогик кадрлар һәм укыту программалары әзерләүгә этәргеч бирәчәк.

“Милли телләрне укыту проблемасын – кадрлар әзерләүне, дәреслекләр булдыруны, ә алар бүгенге көндә шактый халыкта юк, мин берничә тапкыр күтәрдем инде. Бездә барлык республикалар да Татарстан кебек көчле түгел. Татарстанда туган телне өйрәнү өчен барлык дәреслекләр эшләнгән. Биредә федераль үзәк ярдәмгә килергә тиеш. Шуның өчен Россия субъектларына кадрлар әзерләүдә, кирәкле укыту программалары стандартлары, махсус дәреслекләр әзерләүдә ярдәм итәчәк махсус дәүләт фонды төзеләчәк”, - диде Гыйльметдинов.

Мәктәп укучыларына туган телләрнен өйрәнүдә стимул бирүче мотивация механизмын эшләргә кирәк.

Илдар Гыйльметдинов бердәм дәүләт имтиханын туган телдә тапшыруны законлы рәвештә беркетергә кирәклеген искәртте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10