ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дөнья чемпионатында Казанда чыгыш ясарга тиешле бер башкаручы да катнашудан баш тартмаган
Республика клиник хастаханәсе хезмәткәрләре «Татмедиа» басмаларына язылды
1535 педагог Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы грантларына дәгъва кыла
Иран җанатары Казанда дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә Болгар ханы сыеннан авыз итте
Татарстан синоптиклары шторм турында кисәтү таратты

Фән һәм мәгариф

Казанда рус теленнән Халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләделәр

6 июнь 2018, 21:43 , Фото: mon.tatarstan.ru

Казанда рус теленнән Халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләделәр Олимпиадада Россиядән һәм БДБ илләреннән 148 укучы катнашты.

(Казан, 6 июнь, “Татар- информ”). Бүген Казанда рус теле булмаган телләрдә укучылар өчен рус теленнән V Халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бәйгедә Россиядән һәм БДБ илләреннән 8 һәм 10 сыйныф укучылары катнашты.

Турыдан-туры турда Казахстан, Үзбәкстан, шулай ук Киров, Түбән Новгород, Омск, Оренбург һәм Пенза өлкәләреннән, Пермь крае, Башкортстан, Саха Республикасы, Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 148 укучы катнашты.

8 сыйныф укучылары арасында Түбән Каманың 2нче гимназиясе укучысы Илдар Сәүбәнов, Казанның 4нче гимназия укучысы Алия Мингазова һәм Казанның 17 нче гимназия укучысы Наилә Шабаева җиңде.

10 сыйныф укучылары арасында Казан (Идел буе) федераль университеты каршындагы 2нче гимназия укучылары Рената Корниенко белән Рамиль Баһавиев, шулай ук Казанның 4нче гимназиясе укучысы Алия Вахитова җиңгән..

"Халыкара олимпиада тагын бер тапкыр очрашу, яңа методикаларны өйрәнү мөмкинлеге”, - диде Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10