ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дәүләт депутатлары аерым төр салым ташламаларын саклау өчен тавыш бирде
"Татар-информ" "Салават" җыр театрының хәйрия концертын онлайн күрсәтә
Саратов өлкәсендә Татарстан кешеләре утырган автомобиль һәлакәткә юлыккан
Иран футбол җанатарлары Казанда машина түбәсендәге палаткаларда яши
Питрәчнең Кощак авыл җирлеге чикләре үзгәртелү турында закон проекты кабул ителде

Мәдәният

Футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасы: К.Тинчурин исемендәге театр

7 июнь 2018, 12:37 , Фото: Т.Волкова

Футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасы: К.Тинчурин исемендәге театр Чемпионат матчлары узган көннәрдә татар театры Казан кунакларына репертуардагы иң популяр спектакльләрен күрсәтәчәк.

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”). 2018 елның футбол буенча дөнья чемпионаты узган чорда Казанның К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры спорт сөючеләргә һәм башкала кунакларына мәдәни программа әзерләде.

14 июньдә театрда “Гомер буе сине көттем” (И.Гали) спектакле булачак.

18 июньдә “Назлы кияү” (К.Тинчурин) пьесасы куелачак.

19 июньдә “Ефәк баулы былбыл кош” (А.Гыйләҗев) әсәре тәкъдим ителәчәк.

20 июньдә “Мәхәббәт бакчасы” (Ш.Фәрхетдинов) пьесасы уйналачак.

Театр сәхнәсендә шулай ук 21 июньдә – “Алай түгел, болай ул” (Т.Миңнуллин), 22 июньдә – “Алтын көз” (Ш.Фәрхетдинов), 25 июньдә “Өзелгән яфраклар” (Р.Габделхакова) пьесалары күрсәтеләчәк.

26 июньдә – “Эх, алмагачлары!” (Ш.Фәрхетдинов), 27 июньдә – “Кияүләр” (Х.Вахит), 28 июньдә – “Гомер буе сине көтәм” (И.Гали) һәм 29 июньдә янә “Алай түгел, болай ул” (Т.Миңнуллин) спектакльләрен карап булачак.

Барлык спектакльләр 18.30 сәгатьтә башлана.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10