ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Апас районы Үтәмеш товарлыклы-сөтчелек фермасы коллективы районда алдынгы урыннарны били

8 июнь 2018, 03:00 , Фото: apastovo.ru/news/mөһim-temalar/tmesh-tovarlykly-stchelek-fermasyny-15-keshelek-kollektivy-el-da-rayon-aldyngylary-safynda

Апас районы Үтәмеш товарлыклы-сөтчелек фермасы коллективы районда алдынгы урыннарны били Бозаулар тәрбияләүчеләр куллары аша ел да 200 ләп яңа туган бозау үтә.

(Апас, 8 июнь, "Татар-информ", "Йолдыз", Ришат Җамалиев). Апас райоын Үтәмеш товарлыклы-сөтчелек фермасының 15 кешелек коллективы ел саен район алдынгылары рәтендә була, дип яза җирле басма.

Бозаулар тәрбияләүче Венера Вәгыйзова белән Айсылу Гыйззәтуллинаның куллары аша ел да 200 ләп яңа туган бозау үтә.

-Безнең якларда җәйләүгә иң беренчеләрдән булып чыгу гадәтен быел да бозмадык,- ди ферма мөдире Гөлназ Сәмигуллина. -Көтүчеләребез Рәшит Вәгыйзов, Юрий Тихтуров, Евгений Егоров бик тырышлар, җәйге сихәтле яшел үлән утлаган сыерларыбызның сөтләре тәүлекләп арта. Бу көннәрдә көн саен фермадан 2 тоннадан артык сыйфатлы сөт озатабыз. 

-Быелгы язгы кыр эшләре чорында уңган-булган механизаторлар белән бергәләп Эльбрус Хаҗиев, Илнур Зарипов эшкәрткән басуларыбызда бик матур булып игеннәр, терлек азыгы өлгерә. Ферма баз-эскертләре, амбарларда терлек азыгы мул булмаса ит тә, сөт тә “сыек”лана. Бүлекчәбездә терлек азыгы әзерләү техникасын эш сезонына әзерләүне вакытында төгәлләп, быел да ел ярымга җитәрлек печән, сенаж-силос әзерләргә ниятлибез,-  ди бүлекчә идарәчесе Илфар Җәләлов.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10