ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
ТР Президенты Испания илчесе белән очрашуда: Бүген уңай мөнәсәбәтләрне саклау мөһим
Дәүләт депутатлары аерым төр салым ташламаларын саклау өчен тавыш бирде
"Татар-информ" "Салават" җыр театрының хәйрия концертын онлайн күрсәтә
Саратов өлкәсендә Татарстан кешеләре утырган автомобиль һәлакәткә юлыккан
Иран футбол җанатарлары Казанда машина түбәсендәге палаткаларда яши

Мәдәният

Санкт-Петербургта Сабан туена әзерлек буенча фикерләштеләр

8 июнь 2018, 15:59 , Фото: Рамиль Гали

Санкт-Петербургта Сабан туена әзерлек буенча фикерләштеләр Быел бәйрәм 30 июньдә Ленинград өлкәсе Всеволожск районы Энколово авылында узачак.

(Казан, 8 июнь, “Татар- информ”). Санкт-Петербург татарларының Милли-мәдәни мөхтәриятендә Сабан туена әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру советының утырышы узды. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәләрендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көн үзәгенә Сабан туен үткәрү өчен төзекләндерү эшләрен оештыру һәм инфраструктураны әзерләү, сәүдә, иҗади һәм спорт программасын әзерләү мәсьәләләре куелды.

Быел бәйрәм 30 июньдә Ленинград өлкәсе Всеволожск районы Энколово авылында узачак. Чараны Санкт-Петербург татарлары Милли-мәдәни мөхтәрияте оештыра.

Утырышта Санкт-Петербург татарлары Милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Рәис Яркәев, Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге хезмәткәрләре, бизнесменнар, шулай ук татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10