ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Мөслимдә беренче тапкыр ишкәкле көймәчеләр һәм катамаранда гаилә ярышы узды

9 июнь 2018, 01:00 , Фото: muslumirc.ru

Мөслимдә беренче тапкыр ишкәкле көймәчеләр һәм катамаранда гаилә ярышы узды Җиңүчеләргә яшьләр белән эшләу һәм спорт булеге әзерләгән истәлекле бүләкләр, медаль һәм грамота тапшырылды.

(Мөслим, 9 июнь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслимнең “Кояшлы Ык” ял паркында беренче тапкыр ишкәкле көймәчеләр һәм катамаранда гаилә ярышы узды. Бәйрәмдә катнашучыларны яшьләр белән эшләу һәм спорт булеге җитәкчесе Ильшат Җаббаров сәламләде һәм зур җиңүләр теләде, дип яза җирле басма.

Көймә ярышына 40ка якын кеше килгән иде. Ярыш бик кызу барды. Беренче урынны Мөслимнән Ларис Бариев яулады, икенче урынны Раиль Шакирҗанов (Мөслим), ә өченче урынны Әхмәтҗанов Ильшат (Алабуга) алды. Иң өлкән катнашучы булып Васыйл Хәбибуллин табылды. Ә иң яшь катнашучы Рүзәл Ханов булды.
Катамаранда 6 гаилә ярышып, беренче урынны Мөслимнән Хафизов Айдар гаиләсе яулады. Икенче урында Хантимеров Илнар (Мөслим) гаиләсе, әз генә калышып өченче урында Кәрамов Ренат (Мөслим) гаиләсе калды.

Җиңүчеләргә яшьләр белән эшләу һәм спорт булеге әзерләгән истәлекле бүләкләр, медаль һәм грамота тапшырылды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10