ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Фән һәм мәгариф

Республиканың 30 балалар бакчасына 500әр мең сумлык грант тапшырылачак

9 июнь 2018, 18:33 , Фото: mon.tatarstan.ru

Республиканың 30 балалар бакчасына 500әр мең сумлык грант тапшырылачак Татарстанда “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” грантына конкурс дәвам итә.

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). Татарстанда “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” грантына конкурс дәвам итә. Конкурста 50 балалар бакчасы катнаша. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Нәтиҗәләр буенча, Татарстанда мәктәпкәчә югары сыйфатлы билингваль белем бирә торган иң яхшы 30 балалар бакчасы сайлап ачыкланачак һәм аларга 500әр мең сум күләмендә грантлар тапшырылачак. 

“Проектның максаты – Татарстан Республикасы дәүләт телләрен популярлаштыру, мәктәпкәчә билингваль белем бирү буенча балалар бакчаларының эш тәҗрибәсен тарату”, диелгән министрлык хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10