ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Болгарда "Алтын каләм" республика фестиваленең зона этабы башланды

9 июнь 2018, 20:09 , Фото: spas-rt.ru

Болгарда Зона этабына Алексеевск, Әлки, Чистай, Чүпрәле һәм Спас районыннан 5–10нчы класста укучы 30дан артык хәбәрче җыелды.

(Казан, 9 июнь, "Татар-информ"). Кичә Болгарда балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының “Алтын каләм” республика фестивале зона этабы башланып китте. Бу хакта Спас районының "Яңа тормыш" газетасы сайтында хәбәр ителә.

Бу конкурсның тарихында беренче тапкыр финалга чыгучыларны сайлап алу процедурасы башкача үтәчәк. Соңрак тагын Әлмәт, Яр Чаллы һәм Казанда булачак зона этапларында теләгән һәр кеше катнаша ала. Мәсәлән, Болгарда - Алексеевск, Әлки, Чистай, Чүпрәле һәм Спас районыннан 5–10нчы класста укучы 30дан артык хәбәрче җыелды. Алар журналистиканың төрле юнәлешләре – рус һәм татар телендә матбугат, радио, телевидение, мультимедиа киңлекләрендә эшләү өчен гариза бирде. Спас районыннан шәһәр урта мәктәпләре, кадет, Иске Рәҗәп, Полянка һәм Өчкүл мәктәпләреннән 12 укучы катнашты. Барлык конкурсантларга ике төрле сынау үтәргә туры килде.

Беренче сайлау турында һәр конкурсант жюри әгъзалары белән аерым әңгәмә үтте. Укучыларга журналист һөнәренә кагылышлы сораулар бирелде. Мәсәлән, алар журналистика үзләрен нәрсә белән җәлеп итүен, булачак һөнәрен ничек күз алдына китерүләрен, заманча массакүләм матбугат чараларында социаль челтәрләрнең нинди роль уйнавын аңлатып бирергә, социаль журналистларның исемнәрен әйтергә һәм башка сорауларга җавап бирергә тиеш булды. Моннан тыш, әңгәмә барышында укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү максатында яраткан шөгыль һәм яраткан китабы турында сөйләп бирергә, XX гасыр язучыларының исемнәрен, Россиядә 2018 елның нәрсәгә багышлануын, үзләре яшәгән шәһәр яки районда халык санының күпме булуын искә төшерергә кирәк булды.

Тагын шунысын да әйтергә кирәк, конкурста катнашырга теләгән һәр кеше үзенең төрле матбугат чараларында басылган язмаларын тәкъдим итәргә, ирешкән казанышлары турында сөйли торган мәгълүматлар белән таныштырырга тиеш.

Яшь хәбәрчеләр үтәргә тиешле тагын бер бирем турында әйтергә кирәк. Аларга практик эш тапшырдылар. Сүз дә юк, конкурсантларның дулкынлануы әллә кайдан сизелеп торды. Шулай да, жюри әгъзалары билгеләп үтүенчә, яшь хәбәрчеләрнең барысы да хәленнән килгән кадәр тырышкан.

Конкурска йомгак бераз соңрак ясалачак. Конкурсның финалы исә 10 – 14 июль көннәрендә “Очарованный странник” теплоходында үтәргә тиеш.

  • Фестивальнең төп призлары һәркемне дә кызыктырырлык: җиңүчеләргә Казан федераль университетының “Журналистика” факультетына (рус һәм татар теле бүлегенә бюджет нигезендә) укырга керү мөмкинлеге бирелә. Шулай ук “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең махсус призы да бар – телерадиокомпания призерны “Яңа милли медиа” юнәлеше буенча “Журналистика” бүлегендә бушлай укытачак.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10