ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Татарстан спортчылары суга сикерү буенча Дөнья кубогында призлы урын алды

10 июнь 2018, 11:03 , Фото: mdms.tatarstan.ru

Татарстан спортчылары суга сикерү буенча Дөнья кубогында призлы урын алды Беренче урында – Ян Хао/Чэнь Айсэнь составындагы кытай пары (491,73 балл), Австралия спортчылары өченче урын алды (409,59 балл).

(Казан, 10 июнь, "Татар-информ"). Татарстан спортчылары Никита Шлейхер һәм Александр Белевцев кытайның Ухань шәһәрендә уза торган Дөнья кубогында 10 метрлы каланчадан сикерүдә "көмеш" медаль яулады. Бу турыда Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чыгышлар нәтиҗәләре буенча спортчылар 427,20 балл җыйды.

Беренче урында – Ян Хао/Чэнь Айсэнь составындагы кытай пары (491,73 балл), Австралия спортчылары өченче урын алды (409,59 балл). 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10