ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Сәясәт

Путин Трамп белән очрашу кирәклеген әйтте

10 июнь 2018, 11:18

Россия Президенты Владимир Путин Америка коллегасы Дональд Трампның саммит кирәк дигән фикере белән килешә.

(Казан, 10 июнь, “Татар-информ ”). Россия Президенты Владимир Путин Америка коллегасы Дональд Трампның саммит кирәк дигән фикере белән килешүен әйтте. Бу турыда "Интерфакс" хәбәр итте.

Владимир Путин очрашуның урыны түгел, ә сөйләшүләрнең төгәл эчтәлекле булуы мөһим икәнлеген әйткән.

"Кушма Штатлар Президенты үзе шундый очрашу кирәк икәнлеген берничә тапкыр әйтте. Мин моның шулай булуын раслыйм да”, - диде Путин якшәмбе көнне Кытайда Циндаода Шанхай хезмәттәшлек оешмасы саммиты буенча узган матбугат конференциясендә.

“Америка ягы әзер булу белән әлеге очрашу булачак. Әлбәттә инде, минем эш графигына карап”, - диде Путин. 

Россия Президенты очрашу урыны турында әле сөйләшмәүләрен әйтте.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10