ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дөнья чемпионатында Казанда чыгыш ясарга тиешле бер башкаручы да катнашудан баш тартмаган
Республика клиник хастаханәсе хезмәткәрләре «Татмедиа» басмаларына язылды
1535 педагог Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы грантларына дәгъва кыла
Иран җанатары Казанда дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә Болгар ханы сыеннан авыз итте
Татарстан синоптиклары шторм турында кисәтү таратты

Спорт

Путин Овечкинны Стэнли Кубогында җиңүе белән котлады

10 июнь 2018, 13:55 , Фото: kremlin.ru

Путин Овечкинны Стэнли Кубогында җиңүе белән котлады
Хоккейчы Россиягә кайтарга теләгән, әмма контракт шартлары буенча кайта алмаган.

(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин хоккейчы Александр Овечкинны Стэнли Кубогында җиңүе белән котлады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

“Бу шәхси карьера өчен начар да түгелдер, чөнки хәзер ул, ниһаять, Стэнли Кубогы иясе булды һәм мин аны котлыйм”, - диде Россия лидеры Шанхай хезмәттәшлек оешмасы саммиты буенча узган матбугат конференциясе барышында.

Путин вакыты кысан булганга, матчны карый алмавын әйтте.

Президент шулай ук Овечкинның Россиягә кайтасы килүе, әмма аңа контракт шартлары буенча рөхсәт бирелмәве турында  сөйләде.

  • Овечкин капитан булган “Вашингтон Кэпиталз” 2017/2018 сезонда илкүләм хоккей лигасында чемпион булды. 8 июньдә команда финал сериясенең бишенче матчында “Вегас Голден Найтс”ны 4:3 исәбе белән отты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10