ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дин әһелләре форумында татар телен саклау мәсьәләсе күтәреләчәк
Татарстан, РАНХиГС һәм Газпромбанк үзара хезмәттәшлек турында килешү имзалады
Татарстанда алдагы тәүлектә көчле җил белән яшенле яңгырлар булачак
Чаллыда бишенче көн рәттән 15 яшьлек кызны эзлиләр
Рөстәм Миңнеханов ислам банкингына ачыклык кертте

Җәмгыять

Казан кешесе чит ил журналистын туры эфирда үбә башлаган

10 июнь 2018, 15:12 , Фото: скриншот

Казан кешесе чит ил журналистын туры эфирда үбә башлаган

Бауман урамындагы хәл турында видеоязма социаль челтәрләрдә чыкты.

(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”). Казанда Бауман урамыннан туры эфирда репортаж алып баручы FOX Sports корреспондентын узып баручы егет үбә башлаган. Әлеге хәл турында видеоязма социаль челтәрләрдә чыкты.

Кадрлардан күренгәнчә, телефоннан сөйләшеп баручы кара күзлек кигән яшь егет журналист янына сак кына килеп, битеннән үбеп алмакчы булган. Корреспондент башын иеп өлгергән һәм егеткә уңай карашта булуын белдереп, баш бармагын өскә күтәргән.

Бу егет белән үзара берничә сүз алышкач, журналист репортажын дәвам иткән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10