ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Хабаровски мәчетендә татар хатын-кызлары өчен ифтар узган

10 июнь 2018, 17:36

Хабаровски мәчетендә татар хатын-кызлары өчен ифтар узган Бирегә килгән кунаклар өчен татар телендә кызыклы программа оештырганнар.

(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”). Хабаровски мәчетендә татар хатын-кызлары өчен ифтар уздырганнар. Бу хакта Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Ифтар изге Коръән сүрәләре уку белән башланып киткән. Аннары догалар укыганнар, мөнәҗәтләр әйткәннәр.

Бирегә килгән кунаклар өчен татар телендә кызыклы программа оештырганнар. Патриотик шигырьләр яңгыраган, уеннар, викториналар булган. Милли бизәкләр, чигүләр белән эшләнгән киемнәр күргәзмәсе, шулай ук китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителгән. Үз осталыкларын күрсәтүчеләргә бүләкләр тапшырылган.

Биредә татар хатын-кызларының милли баш киеме – калфак бизәү, чигү буенча осталык дәресе дә оештырылган.

"Кояш баткач, татар халкының милли ризыклары белән авыз ачк булды. Мәҗлес соңында күмәкләп дога кылдылар һәм өлкәннәр үгет-нәсыйхәт бирде", диелгән әлеге хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10