ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Васил Шәйхразиев Татарстан халкын Россия көне белән котлады

11 июнь 2018, 11:00 , Фото: Ильнар Тухбатов

Васил Шәйхразиев Татарстан халкын Россия көне белән котлады Әлеге көн - Россия дәүләтендә гомер кичерүче 190нан артык милләт вәкиленең уртак бәйрәме, диелә котлауда.

(Казан, 9 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Татарстан халкын Россия көне белән котлады. Котлау тексты Бөтендөнья татар конгрессы сайтында чыкты. 

"Хөрмәтле ватандашлар, кадерле дуслар! Барыгызны да Россия көне белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез.

Әлеге көн - Россия дәүләтендә гомер кичерүче 190нан артык милләт вәкиленең уртак бәйрәме. Россия көне – ул Ватанның чәчәк атуы бәрабәренә төрле диндәге, төрле милләт халыкларын берләштергән олы вакыйга. Без Россиянең кайсы гына өлкәсендәге, республикасындагы шәһәр-авылларында яшәсәк тә, безне уртак максатлар берләштерә. Без Ватаныбыз иминлеге, бүгенге яшәеш, яшь буынның якты киләчәге, Россиянең чәчәк атуы өчен тырышабыз. Әлеге патриотизм һәм гражданлык, ирек һәм гаделлеккә омтылу традицияләре безнең өчен ышанычлы рухи кыйбла булып хезмәт итә.

Кадерле дуслар, әлеге бәйрәм уңаеннан барыгызга да саулык-сәламәтлек, имин көннәр һәм эшләрегездә уңышлар телим. Илебез тыныч, күгебез һәрвакытта да аяз булсын. Барыгызны да Россия көне белән", диелгән әлеге котлау текстында. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10